ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Сайлап алу бәйгесенең турыдан-туры катнашу этабы 28 – 29нчы июньдә узды. Эксперт советының эше нәтиҗәсендә дәгъва кылучыларның рейтингы төзелде. 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 – 10нчы июльдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия съездын үткәрә.


6
июль, 2018 ел
җомга

«Алан» күпфәннәр буенча җәйге мәктәбе «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды.

Укытучы һөнәренә сәләте булган, әйдәп баручы югары уку йортларын (шул исәптән педагогик юнәлештә булмаганнарны да) тәмамлаган  сәләтле яшьләрне, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын  мәктәпкә эшкә җәлеп итү максатыннан үткәрелә торган “Безнең яңа укытучы” грантына дәгъва кылучылар бәйгесе төгәлләнде.

РМА Яңалыклар карамагында булган мәгълүматлар буенча, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган кешеләрнең 35% ы БДИ югары уку йортына кергәндә  коррупция дәрәҗәсен киметте дип саный.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов РФ төбәкләренең мәгариф өлкәсендә дәүләт җитәкчелеге белән шөгыльләнүче башкарма идарә органнары җитәкчеләренең бөтенроссия җыелышында 2018 елда узган бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) һәм бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) буенча төп йомгакларны ясады.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Һөнәри белем бирү секциясе утырышы Кукмара аграр көллияте базасында узды.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган кешеләрнең 52% ы Россиядә укучыларның белемнәрен бәяләү системасын гадел дип саный һәм гаделсезлекнең нәкъ БДИ ярдәмендә кимүен белдерә.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Кукмарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Татарстан Республикасында өстәмә белем бирүнең үсеш векторлары» дигән темага секция утырышы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International