1 февральдән республика мәктәпләрендә “Без бергә” гаилә уеннарына старт бирелде.
Россия герое Марат Әхмәтшинны искә алырга Лаеш районы Атабаева мәктәбе һәм Казан шәһәре М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113-нче мәктәбе укучылары җыелды.
Олимпиаданың округ этабы 5-6 мартта узачак. Идел буе регионнарыннан 168 яшь интеллектуаллары Казанга киләчәк. Җыелма командалар составында – муниципаль һәм региональ этапларда җиңүче 8-11 сыйныф укучылары.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитеты ярдәме белән ел саен ТР һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Яз тамчысы” иҗади фестивален үздыра.
21-27 февральдә Арча һәм Минзәлә районнарында шәһәр һәм авыл командалары арасында хоккей ярышлары узды. Бирегә “Готов к труду и обороне” республика һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасында хоккей буенча зона этапларында җиңгән командалар җыелды.
“Балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә традицион мәдәният һәм белем бирү киңлеге потенциалы” регионара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Белем бирү оешмасының психология хезмәте” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда узган Ватанны саклаучылар айлыгына нәтиҗәләр ясалды.
Яшь математиклар турниры Кировта узды. Биредә Россия Федерациясе шәһәрләре һәм регионнарыннан 80 команда катнашты.
Чистайда “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика бәйгесенең зональ этаплары узды. Биредә Республиканың 9 районыннан (Аксубай, Әлки, Алексеевск, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән, Чистай) 33 хезмәткәр катнашты.
21-22, 26 февральдә Лаиш, Балтач, Югары Ослан белем бирү оешмаларында бәйге чаралары узды.