2017 елны комерцияле, хөкүмәтнеке булмаган гражданлык җәмгыяте институты үсешен тәэмин итүче, социаль һәм кеше хокукларын һәм иреклеген яклау проектларын тормышка ашыручы оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан 2017 елның 3 апреленнән № 93-рп Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе кабул ителде.
Россиядә Экология елында Татарстан Республикасы җыелма командасы 2016-2017 уку елы Бөтенроссия олимпиадаларны йомгаклап, экология буенча олимпиадада 17 диплом, 5 җиңүче дипломы яулады.
Яшел Үзән районында балалар һәм яшүсмерләр туризмы инструкторларын әзерләү буенча республика өйрәтү семинары узды. Семинарда 37 тыңлаучы катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы “Шинник” спорт комплексы, 32 гимназия, 31 мәктәп базасында “Президент ярышлары” мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия спорт ярышлары республика этабының финалы узды.
2017 елның 28 апрелендә Укыту-методик эше буенча мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләр урынбасарлары өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыруны методик алып бару муниципаль моделе” темасына семинар узды.
Республиканың урман хуҗалыгы министрлыгы уздырган “Урман утырту көне” акциясе касаларында мәгариф һәм фән министрлык хезмәткәрләре Биектау районының Мөлмә авылына бардылар.
Фойеда район мәктәпләре укучыларының иҗади һәм фәнни эшләре күргәзмәсе оештырылды.
28 һәм 29 апрельдә Казан ишетмәүчеләр арасында һөнәри осталык буенча DeafSkills беренче дөнья чемпионатын кабул итә. Яшь белгечләр ун профиль буенча ярышачак. Алар арсында химик анализ, фотография, аш-су, чәчтараш һәм, хәтта, агач эше осталыгы да бар.
Бәйгене Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Татарстан делегациясе составында Республика вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.