ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ветераннар белән эшне даими рәвештә, көненә карамыйча үткәрергә кирәк. "Әлеге категориядәге кешеләр аеруча күзәтчелектә. Кызганычка каршы, ел саен 10 меңләп кеше бу дөньядан китә, ветраннарыбыз саны кими".


9
май, 2017 ел
сишәмбе

“Үлемсез полк” маршруты Казанның 3 үзәк урамнары аша узды: Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары. Акциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Республика мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге катнашты.


5
май, 2017 ел
җомга

Нефтьхимиясе һәм нефть эшкәртү техникумында “Химия технологияләре” һәм “Технология процессларын һәм җитештерүне автоматлаштыру” һөнәрләре буенча Бөтенроссия һөнәри осталар олимпиадасының республика этаплары узды.

Ветераннарны Татарстан мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Андрей Поминов, мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев котлады. Алар ветераннарга, тыныч күк, җиңүгә керткән көчләре өчен рәхмәт әйттеләр, тазалык-саулык һәм озын гомер теләделәр. Хөрмәт билгесе итеп, ветераннарга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Күп сораулар булу очраклы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә: Россия Федерациясе эш кодексы 112 мәддәсе буенча – Җиңү көне – эшләми торган бәйрәм көне.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Экстремизм төркемнәре эшчәнлегенең негив йогынтысы турында мәгълүмати-аңлатма эшләрен алып баруның нәтиҗәлеген арттыру, терроризм белән бәйле булган проблемаларны чишү юлын эзләүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итү, журналистлар иҗатын популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасында террорга каршы темасын яктырткан журналист эшләре арасында бәйге игълан ителә.

Мәскәүдә Россиянең укучылар үзидарәсен үстерүче гомум белем бирүче оешмаларының Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Казан Идел буе федераль университетында 11 май көнне 18.00 сәгатьтә «PRO НАУКА» яңа белем бирү проекты старт алачак. Әлеге чара математика һәм IT темаларына багышланып, “Төнге чик” дип аталачак һәм КФУда Лобачевский елы кысаларында уздырылачак.

1-30 апрельләрдә узган зона этапларында Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Буадан, Чистайдан, Әлмәттән, Азнакайдан, Кукмарадан, Республика муниципаль районнарыннан 3500 күбрәк укучы катнашты. Бәйгенең финал этабына укучылар, республика гомум белем бирү оешмалары коллективлары, фестивальнең зона этабының I дәрәҗәдәге лауреатлар һәм җиңүчеләр чакырылды.

Эш планы буенча, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданларга киңәшләр бирү максатыннан 5 май көнне Татарстан Республикасы бала хокукларын яклаучы тулы вәкаләтле вәкиле Аппаратында кайнар линия телефоннары эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International