ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2017нче елның 9нчы февралендә, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында  татар теле һзм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле галимнәр, фән хезмәткәрләре, мөгаллимнәр, аспирантлар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән тәбрик итәм.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россиянең фәнни-техник һәм инновацион алгарышы барышында әйдәп баручылар рәтендә тора.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый. Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тапшырды.

Туган төбәкнең тарихын өйрәнүгә кызыксыну тудыру, татар халкы һәм Татарстан тарихын тикшерү эшенә сәләтле яшьләрне тарту, аеруча сәләтле балаларны ачыклау максатыннан Татарстан тарихы һәм татар халкы буенча республикакүләм олимпиада үткәрелде.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

 Казанның 90 нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында парламент дәресе узды. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Алар иң элек гимназия янындагы спорт мәйданчыгы һәм анда сәламәтлекләрен ныгытучы балалар белән танышты. Шуннан соң гимназиянең актлар залында парламент дәресе башланып китте. Бирегә 5 сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфларына кадәр чакырылган. Дәреснең темасы - "Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем"дип атала.

Иртәгә, 2017нче елның 7нче февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты - татарча техник югары белем бирүче бердәнбер уку йорты. Биредә бакалаврлар әзерлиләр. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе уку йортында татарча белем бирүнең ничек оештырылуы белән танышты.

2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча  республика  киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Концепция проектын әзерләүче экспертлар, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы белгечләре, методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре катнашты.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген, 3нче февраль көнне Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүматлаштыру үзәгендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионатына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

31нче гыйнвар көнне Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Ольга  Васильева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарасы-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International