Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә урнашкан чемпионатның төп мәйданчыгына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков барачак.
6нчы февральдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесе башлана.
2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәре Идел буе районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.
Бүген, 2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы биңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
2017 нче елның 29 нчы гыйнварында «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында оештырылган булачак укытучыларның кышкы лагерь сменасы «Киләчәк укытучысы» проектын яклау белән үзенең эшен тәмамлады. Өч югары уку йортының киләчәктә педагог булырга әзерләнүче беренче курс студентлары 4 көн буена аралашу һәм төркемнәр оештыруда зирәклекләрен күрсәттеләр, тәкъдим ителгән бәхәсле мәсьәләләрне тикшергәндә педагогик яктан дөрес чишелешне эзләделәр, киләчәк турында хыялландылар һәм киләчәк мәктәбе турында үз фаразларын тәкъдим иттеләр.
Бүген, 1нче февраль көнне Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ачылу тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
Санкт-Петербургның алга киткән инновацион мәгариф системасы Татарстан Республикасы педагоглар берләшмәсенә яхшы таныш. Шәһәрнең мәгариф системасы белән танышу өчен, бу елның гыйнвар ахырында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлеге башлыклары Санкт-Петербургта стажировкада булды. Стажировка программасына төрле дәрәҗәдәге мәгариф объектларына бару, учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу, белем бирү оешмалары, Дипломнан соң педагогик белем бирү академиясе һәм шәһәрнең Мәгариф комитеты җитәкчеләре белән очрашу керә иде.
Бүген бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Гаризада укучы имтихан тапшырырга планлаштыручы барлык предметлар да саналган булырга тиеш.
2017нче елның 30нчы гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицеенда "Ел укытучысы-2017" Бөтенроссия бәйгесенең зона этапбы башланды. Беренчеләрдән булып бәйгедә Минзәлә, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Чиремшән районнары һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре көч сынашачак.
2017нче елның 30нчы гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләренең ата-ана каравыннан мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәкләре , Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге, балалар йортлары җитәкчеләре отчет докладлары белән чыгыш ясадылар.