ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

 Казанның 90 нчы гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында парламент дәресе узды. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Алар иң элек гимназия янындагы спорт мәйданчыгы һәм анда сәламәтлекләрен ныгытучы балалар белән танышты. Шуннан соң гимназиянең актлар залында парламент дәресе башланып китте. Бирегә 5 сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфларына кадәр чакырылган. Дәреснең темасы - "Татарстан-2030: республиканың киләчәгенә минем өлешем"дип атала.

Иртәгә, 2017нче елның 7нче февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты - татарча техник югары белем бирүче бердәнбер уку йорты. Биредә бакалаврлар әзерлиләр. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе уку йортында татарча белем бирүнең ничек оештырылуы белән танышты.

2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча  республика  киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Концепция проектын әзерләүче экспертлар, Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы белгечләре, методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчеләре катнашты.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген, 3нче февраль көнне Казанда Универсиада авылының Халыкара мәгълүматлаштыру үзәгендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионатына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

31нче гыйнвар көнне Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Ольга  Васильева Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарасы-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Казанда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә  урнашкан чемпионатның төп мәйданчыгына Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков барачак.

6нчы февральдә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөгаллимнәре арасында уздырылучы "Татарстан Республикасының ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесе башлана.

2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәре Идел буе районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген, 2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәренең аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы биңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International