2017 нче елның 29 нчы гыйнварында «Дуслык» белем бирү-сәламәтләндерү үзәге базасында оештырылган булачак укытучыларның кышкы лагерь сменасы «Киләчәк укытучысы» проектын яклау белән үзенең эшен тәмамлады. Өч югары уку йортының киләчәктә педагог булырга әзерләнүче беренче курс студентлары 4 көн буена аралашу һәм төркемнәр оештыруда зирәклекләрен күрсәттеләр, тәкъдим ителгән бәхәсле мәсьәләләрне тикшергәндә педагогик яктан дөрес чишелешне эзләделәр, киләчәк турында хыялландылар һәм киләчәк мәктәбе турында үз фаразларын тәкъдим иттеләр.
Бүген, 1нче февраль көнне Казан мәгълүматлаштыру технологияләре һәм элемтә техникумында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ачылу тантанасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
Санкт-Петербургның алга киткән инновацион мәгариф системасы Татарстан Республикасы педагоглар берләшмәсенә яхшы таныш. Шәһәрнең мәгариф системасы белән танышу өчен, бу елның гыйнвар ахырында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлеге башлыклары Санкт-Петербургта стажировкада булды. Стажировка программасына төрле дәрәҗәдәге мәгариф объектларына бару, учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышу, белем бирү оешмалары, Дипломнан соң педагогик белем бирү академиясе һәм шәһәрнең Мәгариф комитеты җитәкчеләре белән очрашу керә иде.
Бүген бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Гаризада укучы имтихан тапшырырга планлаштыручы барлык предметлар да саналган булырга тиеш.
2017нче елның 30нчы гыйнварында Яр Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицеенда "Ел укытучысы-2017" Бөтенроссия бәйгесенең зона этапбы башланды. Беренчеләрдән булып бәйгедә Минзәлә, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Чиремшән районнары һәм Яр Чаллы шәһәре вәкилләре көч сынашачак.
2017нче елның 30нчы гыйнварында Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә шәһәрләренең ата-ана каравыннан мәхрүм балаларны гаиләләргә урнаштыру үзәкләре , Республика улыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге, балалар йортлары җитәкчеләре отчет докладлары белән чыгыш ясадылар.
Яр Чаллы шәһәренең 52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 2017 елның 27 нче гыйнварында күренекле фикер иясе, мәгърифәтче галим, язучы, журналист, дин әһеле Ризаэдин Фәхреддин исемендәге XIV республикакүләм укулар оештырылды.
Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узган "Ел студенты" республика конкурсында елның иң яхшы студенты дип Казан федераль (Идел буе) университеты студенты Нәфис Сираҗетдинов табылды.
Татар проектларын тормышка ашыру телебезнең потенциалы зур булуын күрсәтә, дип белдерә Татарстанның мәгариф министры урынбасары.
Татарстанда һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар арасында быел беренче тапкыр "Ел казанышы" бәйгесе оештырыла.