ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016ны елның 27нче декабрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова мәгариф өлкәсендә балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итәчәкләр.

2016нчы елның 23нче декабрендә Балык Бистәсе районы Котлы Бүкәш урта мәктәбендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова җитәкчелеге астында мәктәп директорлары һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узачак.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016нчы елның 20нче декабрендә Казанның Үзәк стадионы футбол-җиңел атлетика мәйданында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында "Хезмәткә һәм саклануга әзер" фестивале уздырылды.

2016нчы елның 20нче декабрендә Казанның 16 пилот мәктәбе физик культура укытучысына "Физик культура" юнәлеше буенча "Гольф белән шөгыльләнүдә заманча технологияләр" программасы буенча яңадан һөнәри хәзерлек үтү турында дипломнар тапшырылды.

Игьтибар бәйге!”Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына  яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.


20
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Укучылар арасында геологик кейслар чишү буенча I геология чемпионаты 17нче декабрьдә Казан федераль университетытының Геология һәм нефть һәм газ технологияләре институтында узды.

20-22нче декабрьдә Мәскәүдә  "Юнармия" хәрәкәте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча узачак конференциядә Татарстан делегациясе дә катнашчак.


17
декабрь, 2016 ел
шимбә

16-17нче декабрьдә "Патриот" яшьләр өчен спорт-патриотик һәм призывка кадәрле әзерлек республика үзәге һәм Казан югары хәрби танк училищесында II республика Юнаримиячеләр җыены узачак. Чарада хәрәкәт активистлары, "Юнармия"нең муниципаль штабы җитәкчеләре һәм район мәгариф идарәсе җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашачак.


16
декабрь, 2016 ел
җомга

16нчы декабрьдә Казанда, Германия-Россия яңа технологияләр институтында "Талантлар ачу": "Кешеләр. Идеяләр. Карарлар. - иң югары потенциал белән!" III форумы узачак. Форумда Дәүләт программалары буенча үткәрелүче олимпиадалар һәм бәйгеләрнең 200 финалисты, халыкара, бөтенроссия, республика олимпиадалары һәм бәйгеләренең 150 җиңүчесе һәм призеры, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150 остаз һәм 100 эксперт, республиканың иң зур оешмалары катнаша.

15-16нчы декабрьдә "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен Мәскәүгә 20 мәктәп командасы арасында Казанның 119нчы мәктәбе командасы да китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International