24 сентябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсе узачак. Анда Татарстанның 200 дән артык мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара уку комбинатлары коллективлары катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.
"Ел укытучысы - 2016" Россиякүләм конкурсының федераль этабы бүген Самарада старт ала. Татарстан Республикасын бәйгедә региональ этап җиңүчесе, Казанның 90нчы номерлы гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Иван Филатов тәкъдим итәчәк.
Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрдәге рәсми битләрендә твоя-россия.рф сайтында барган тавыш бирү нәтиҗәләре скриншотын куйган. Анда Казан беренче урында бара.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
24нче сентябрьдә "Казан" Агросәнәгать паркында Ярминкә мәйданында белем бирү оешмалары казанышлары республика ярминкәсе уздырылачак.
Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде.
4-8 нче октябрьдә Казанда Рус теле һәм әдәбияты укытучылары Россия җәмгыятенең V конгрессы узачак. Ул 600 дән артык катнашучына җыячак, алар арасында: мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, методистлар һәм галимнәр булачак. Бу турыда 19нчы сентябрьдә узган брифингта Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте башкарма директоры Наталья Брунова, Казан федераль университетының рус һәм чит ил филологиясе бүлеге башлыгы Резедә Мөхәммәтшина, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Тамара Федорова сөләделәр.
Бүген Казан федераль университеты базасында “Киләчәк фәне” II халыкара конференциясе һәм “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” II Бөтенроссия яшьләр фәнни форумы башланды.
Чара "Россия сегодня" Халыкара мәгълүматлык агентлыгында 2016 няы елның 21 нче сентябрендә узачак.
Пресс-конференциядә Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Россиякүләм мәктәп укучылары олимпиадасына старт бирәчәк.