Кичә кич "УНИКС" мәдәни-спорт комплексының концертлар залында "Татарстан Республикасы Студентлар язы-2016" фестиваленең гала-концерты булды. Бу кичтә залда республика студентлары арасындагы иң зур күләмле вакыйга җиңүчеләр җыелган иде. Май аенда алар "Россия студентлар язы"нда Татарстан данын яклаячак, ул бу юлы Казанда уза.
26 апрель, сәгать 16:00дә Казан шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм акциясенә нәтиҗәләр һәм гала-концерт узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, "Татар-дозор" квест-уены, "Тяжело с татарским"антипремиясен тапшыру, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә концерт турлары һәм Бауман урамында гала-концерт үткәрү.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы тарафыннан агымдагы елның 21 апрелендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» ТР Законын 23 апрель көнне имзалады.
2016 елның 25 апрелендә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында авыл зоналары арасында мини футбол буенча республикакүләм ярышлар финалы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынга Тәтеш Гражданнарны саклау колледжы командасы лаек дип табылды.
22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында "Парламент дәресе-2016" кысаларында уздырылган бәйгеләргә йомгак ясалды. Бәйгегә үзләренең рәсемнәрен, инша һәм эсселарын, видеороликларын җибәрүче 1-11 сыйныф укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте.
22-24 апрельдә Бөгелмә районында мәктәп укучыларының "Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды. Ярышларда Әлмәт, Арча, Буа, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Түбән Кама, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Саба, Спас, Теләче һәм Чистай районнарыннан мәктәп укучылары катнашты.
28 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның хаталары турында сөйләшмәкчеләр. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казандагы 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская белдерде.
18-20 майда “Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тормышында һәм иҗатында Уральск” халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.