29 апрельда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Хөкүмәт йортында 23-27 майда Красногорскида узачак WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты финалында катнашырга тиешле Татарстан командасы белән очрашты. "Без Россия, Татарстан һәм Казан 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулау белән горурланабыз, өстәвенә, көндәшләр дә җитди булды", - диде И.Халиков. Аның сүзләренчә, моңа республиканың күп кенә зур күләмле чаралар үткәрү тәҗрибәсе булганга ирешелгән.
Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында 2015 нче елның ноябреннән 2016 нчы елның апреленә кадәр “ Белем бирү оешмалары җитәкчеләренең лидерлык сыйфатларын һәм идарә итү компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән квалификация күтәрү программасы буенча укытылган В төркеменә кертелгән белем бирү оешмалары җитәкчеләренең йомгаклау аттестациясе үтте.
Идел буе федераль округында узган "Победа" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (музей экспозиции) республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Конкурста беренче урынны Кайбыч районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе алды.
Казанда туган телләре рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиада уздырылачак. Чара 3-7 июнь көннәрендә үтә.
5 майда кичке 4тә “Сәләт “ йорты конференц-залында (Казан ш., Островский ур., 23нче йорт, 4нче кат) татар телендәге “Безнең фикер” дебатлар лигасының бу сезонда соңгы финал уены була. Сезонны ябу чарасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, “Сәләт” фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” активистлары катнашуы көтелә.
«Алабуга» махсус икътисади зонасының корпоратив университеты – уникаль тәҗрибә җыярга ярдәм итәрлек алдынгы проект ул. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу фикерне МИЗ административ-эшлекле үзәгендә узган студентлар белән очрашуда хәбәр итте.
29 апрельдә Бөгелмә шәһәренең ата–аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм итү үзәгендә шәһәр мәктәпләрендә, көллиятләрендә эшләүче педагог-психологлар hәм социаль педагоглар өчен семинар узды.
Бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында инженерлык белемен үстерү турында сөйләшәчәкләр.
Бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында инженерлык белемен үстерү турында сөйләшәчәкләр.
25 апрельдә Республика белем бирүнең сыйфаты мониторингы үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел тәрбиячесе" республика конкурсын ябу һәм нәтиҗәләр чыгару тантанасы булды.