Бүген Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды. 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу форумда җәмгысе 500ләп делегат, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз катнаша.
Россия Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бүген Иннополис шәһәрендә урнашкан IT-лицей белән танышып чыкты һәм биредә белем алучы сәләтле балалар белән аралашты.
Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була. "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.
22 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының "Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы ачылу тантанасы узды. Финал программасына шахмат, өстәл теннисы, олимпия хәрәкәте тарихына багышланган теоретик курс, "Россия - минем Ватаным!" иҗади конкурсы һ.б. кертелде.
Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы тәмамланды. Конкурсның йомгаклау өлеше сынаулары Казан педагогика көллиятендә узды. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтте.
20-22 апрельдә Казанда педагогик көллият базасында узучы “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы тәмамланып килә. Бәйгедә җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәште.
22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була.
22 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының "Президент ярышлары" Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы ачылу тантанасы узачак.
Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
Бүген Казанда “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалы башлана. Бәйге 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Конкурсның йомгаклау өлешен ачу тантанасы һәм сынаулары Казан педагогика көллиятендә уздырыла. Зона этаплары җиңүчеләре – “Ел тәрбиячесе” конкурсының 40 финалисты “мастер-класс” һәм “түгәрәк өстәл” сынауларында иҗадилыгын һәм һөнәри осталыгын күрсәтергә тиеш була.