РФ Хөкүмәте Татарстанга гомумбелем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыруга 443 млн 562,7 мең сум акча бүлеп бирәчәк. Россиянең 56 субъектына бу максатка җәмгысе 25 млрд сум күләмендә акча каралган.
2016 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында урта һөнәри белем бирү системасында татар телен өйрәнү һәм татар теле буенча кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында махсус фәннәрне татар телендә укытучы белгечләрнең квалификациясен арттыру мәсьәләсен хәл итү үзәккә куелды.
Татарстан командасы Идел буе федераль округында WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты ярымфиналында беренче урынны алды. Ул 13-16 апрельдә Сордовия башкаласы Саранскида узды. Татарстан командасы чемпионатта булган барлык 25 төп һөнәр буенча ярышларда катнашты.
21-23 апрельдә казанлылар һәм башкала кунаклары "Наш Татарстан" - "Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумы финалында була, шулай ук проект менеджментына багышланган интенсив мәгариф программасында катнаша ала.
25 апрельдә сәгать 10да Казандагы “Корстон” комплексында милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышланган “Габдулла Тукай һәм төрки дөнья” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы була. Конференциядә Россия төбәкләреннән, шулай ук Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Иран, АКШ кебек чит илләрдән галимнәр, гыйльми хезмәткәрләр катнашуы көтелә.
23 апрель көнне сәгать көндезге 2дә Татарстан Республикасының 10 шәһәрендә татар теленнән белем дәрәҗәсен тикшерү буенча «Бердәм диктант» акциясе уздырылачак. Ул Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырыла.
18-20 майда Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм аның Уральскига килүенә 120 ел тулуга багышланган "Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормышында һәм иҗатында Уральск" темасына халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Уральск каласында булачак әлеге конференция кысаларында зур гына мәдәни программа каралган, шулай ук Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерү күздә тотыла, дип хәбәр итә оештыручылар исеменнән координатор Нурия Хәбибуллина
20-сеннән алып 22-нче апрельгә кадәр Казанда педагогик көллият базасында “Ел тәрбиячесе - 2016” республика конкурсының финалы узачак. Җиңү өчен Татарстанның 40 иң яхшы педагогы көрәшә.
18 апрельдә «Татар-информ» агентлыгында IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасына багышланган матбугат конференциясе була.
16 апрельдә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында төрле яшьтәге йөзгә якын кеше "Тоталь диктант" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашты. Быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 2нче өлеше сайлап алынган иде. Текстны исә Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Мария Веденеева әйтеп яздырды.