Дәүләт инклюзив белем бирү идеясен алга сөререгә тиеш, дип белдерде 14 апрель “Туры линия” барышында Россия Президенты Владимир Путин, Россиядә аутизм белән авыручы кешеләргә ярдәм фондын җитәкләүче Авдотья Смирнова соравына җавап биреп.
Бүген Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ ның сәләтле балалар өчен инженерлык лицеенда яңа Яшьләр инновацион иҗаты үзәкләре тантаналы төстә ачылды. Шулай итеп, берьюлы шундый дүрт мәйданчык ачылды. Инженерлык лицееннан тыш, алар Әлмәттә, Чаллыда һәм "Kazan-Arena" стадионында «КидСпейс» балалар һөнәрләр шәһәре базасында ачылган.
Казан балаларының быел җәйге ялына каралган шәһәр программасын финанслауга 246 млн сум акча каралган, бу исә былтыргыдан 6,5 процентка артыграк. Лагерьларда эшләячәк педагогларга 24 мең сум айлык хезмәт хакы түләнәчәк, ул исә 2015 елдагыдан 15 процентка югары.
Бүген сәгать 15.00да Татарстанда белем дәрәҗәсен тикшерү буенча "Тоталь диктант-2016" халыкара акциясе үткәрелә. Теләгән барча кеше Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Лениногорск һәм Иннополис шәһәрләрендә диктант яза ала.
Апрель...Апрель дөньяга Тукайны бүләк иткән ай. Шуңа күрәдер, мөгаен, апрель аен зур дулкынлану белән көтеп алабыз. 16 апрельдә “Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре!” исеме астында марафон үтте. Районыбыз бик күп кунаклар кабул итте. Марафонны 7 номерлы мәктәптә “Туган тел, тәндә- җанда калсын, ана сөте булып гомергә” исеме астында башлап җибәрделәр. Эстафетаны 2 мәктәп “Син минем тере тарихым, Син минем киләчәгем!” исеме астында дәвам итте.
14 апрель көнне сәгать 11дә КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, Габдулла Тукайга багышлап, "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" республика вузара шигърият бәйрәме уздырыла.
Татарстан Республикасы җыелма командасы Саранск шәһәрендә 13-16 апрельдә узачак WorldSkills Russia ярымфиналында катнаша. Татарстаннан ярымфиналда 27 студент һәм 28 эксперт катнашачак.
16 апрельдә Казанда "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабының ябылу тантанасы була. "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Бөтенроссия олимпиадасы Казанда 11-17 апрельдә уза.
Иртәгә, 15 апрель көнне, “Студентлар язы” республика фестивале кысаларында Казанда IT-паркта “Интеллектуаль яз” фестивале уздырыла.
Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе базасында V Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте. Укуларга барлыгы 327 фәнни һәм иҗади кабул ителде. Бигрәк тә Арча, Актаныш, Балтач, Лаеш, Чирмешән, Аксубай, Азнакай районнары, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре укучылары укуларда актив катнаштылар.