ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

18 апрельдә Казандагы “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) М.И. Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” мәктәбенең I республика фәнни-гамәли конференциясе була. Анда Татарстан мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.

10 февральдә КФУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда республика районнары методист-психологлары, Казан шәһәре мәктәпләре педагог-психологлары өчен фәнни-гамәли конференция узды.Конференция кысаларында Мәскәү шәһәре, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасының әйдәп баручы белгечләренең гамәли хезмәтләре каралды.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

11 февральдан "Белем дөньясы" телепроекты эфирга яңартылган форматта чыга башлый. Хәзер һәр пәнҗешәмбе 19.30 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне  мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

12-13 февральдә Лениногорск шәһәренең  5 нче  мәктәбе базасында  “Россия ел укытучысы-2016”  Бөтенроссия  бәйгесенең зона туры үтә. Анда Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарыннан укытучылар  катнашачак.

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла. Күргәзмә шушы көннәрдә сәгать 10нан эшли башлап, беренче 2 көнне кичке 5кә кадәр, 12се исә көндезге 2гәчә мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдергән.

15 февральдә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое булган патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Яр Чаллы каласы мәктәпләрендә Җәлилгә багышланган ункөнлек кысаларында шагыйрь истәлегенә чаралар оештырыла. “Һәр белем бирү учреждениесендә ункөнлекне үткәрү буенча эш планнары төзелгән. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әдәби очрашулар, стена газеталары, шигырь конкурслары үткәрелә.

Бүген, 10 февральдә Казан шәһәрендә "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" IX республикакүләм конкурсының зона этабы  уза. Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона этаплары 5 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә башланып китте. Зона турларында җиңгән укытучылар март аенда узачак республикакүләм этапта көч сынашачак.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген «Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

2015-2016 елларда Казан мәктәп укучылары 3389 кешегә арткан, аларның гомуми саны 109764 кеше булган. 2019 елга кадәр мәктәп укучылары саны 16851 кешегә артыр дип көтелә. 2020 елга кадәр Казанда яңа өч мәктәп ачу планлаштырыла. Әмма әлеге мәктәпләр саны гына белем бирү учреждениеләренә карата булган ихтыяҗны киметмәячәк. Бу хакта шәһәр мәктәпләренә кагылышлы киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла.  Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International