18 февральдә Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда VI республика Онегин укулары узды. Укулар 2 этапта уздырылды. Аның 18 гыйнварга кадәр читтән торып уздырылган өлешендә катнашучылардан гаризалар һәм тикшеренү эшләре кабул ителде.
16 февральдә Тәтеш шәһәренең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" IX республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Буа, Югары Ослан, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында муниципаль этапларда җиңү яулаган укытучылар һөнәри осталыгын күрсәтте.
Кичә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, ярдәм итү һәм үстерү өлкәсендәге төп чара – «Сәмрух-2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасы уздырылды. Әлеге премия ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды белән берлектә, беренче мәртәбә үткәрелде. Тик премиянең ел саен уздырыла торганга әйләнүе көн кебек ачык иде.
Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабы дәвам итә. Бүген, 18 февральдә Чистай шәһәрендә Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Нурлат районнары укытучылары арасында зона этабы уза. "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона турлары инде Кукмара, Алабуга, Лениногорск һәм Зәй районнарында булып узды.
21 февральдә Бөгелмә муниципаль районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасы региональ этабы уза. Биредә "Күңелле стартлар" ("Веселые старты") хәрәкәтле уеннары финалы булачак. Ярышларда Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Кайбыч районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары катнашачак.
Алабуга районының 18 сыйныф җитәкчесе арасыннан иң яхшысын билгелиләр. 8 урта мәктәп һәм балаларда зәвык тәрбияләү үзәге базасында “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең муниципаль туры узды.
19-20 февральдә Түбән Кама муниципаль районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасы региональ этабы уза. Биредә чаңгыда йөгерү буенча финал уеннар булачак. Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Бөгелмә, Балтач, Түбән Кама, Яшел Үзән, Сарман, Кайбыч районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары катнашачак.
Әле күптән түгел Саба районына килгәндә, биредә ремонт эшләре бара иде, ә хәзер менә дигән уку бинасы балкып тора. Татарстанда сәләтле балаларны барлау, туплау буенча Президент концепциясе нигезендә барлыкка килгән мәктәп бу. Ачылуына өч кенә ел булуга карамастан, Сабаның гына түгел, якын-тирә районнарының да иң сәләтле балаларын җыярга өлгергәннәр.
17-19 февральдә Казанда Бөтенроссия "Җиңү" хәрби-спорт уенының республика этабы уза. Уенның финалында 15 команда, 150 кеше катнаша. Уеннарның рәсми ачылышы "Патриот" республика үзәгендә 17 февральдә узды.
Бүген Татарстан бөтен ил белән бергә беренче тапкыр РФ Президенты указы белән расланган яңа федераль бәйрәм - Россия студентлар отрядлары көнен билгеләп үтә. Шулай итеп, бу бәйрәм республикада ел саен билгеләнәчәк.