Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.
15 февральдә 10.00дә Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы була. Анда катнашучылар инклюзив белем бирү методикалары һәм технологияләре, үзебезнең һәм чит илләр модельләре турында фикер алышыр, мәгарифнең барлык баскычларында төрле авырулы балаларны җайлаштыру, инвалидларны инклюзив белем бирүдә җитәкләү, тьюторлык ярдәме буенча тәҗрибә уртаклашыр дип көтелә.
Татарстанда БДИ-2016га 17 меңнән артык катнашучы язылган. Искәртеп узабыз: быелга бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февраль көнне тәмамланды. Профиль дәрәҗәдәге математиканы 11 меңнән артык укучы (2015 елда андыйлар 15 меңнән күбрәк булган), база дәрәҗәсендәге математиканы 10 меңнән артык (2015 елда 8 меңнән артык кеше) укучы тапшырачак.
2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия”се үз эшен дәвам итә. “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.
Бүген Автомобильчеләр урамында яңа төзелгән 23 фатирның 8е үзләренең яңа хуҗаларын тапты. Фатирлы булучыларга ачкычларны Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима тапшырды.Яшьләр яңа торакны “Ятимнәргә - торак” программасы кысаларында алды.
18 апрельдә Казандагы “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) М.И. Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” мәктәбенең I республика фәнни-гамәли конференциясе була. Анда Татарстан мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.
10 февральдә КФУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда республика районнары методист-психологлары, Казан шәһәре мәктәпләре педагог-психологлары өчен фәнни-гамәли конференция узды.Конференция кысаларында Мәскәү шәһәре, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасының әйдәп баручы белгечләренең гамәли хезмәтләре каралды.
11 февральдан "Белем дөньясы" телепроекты эфирга яңартылган форматта чыга башлый. Хәзер һәр пәнҗешәмбе 19.30 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.
12-13 февральдә Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбе базасында “Россия ел укытучысы-2016” Бөтенроссия бәйгесенең зона туры үтә. Анда Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Ютазы районнарыннан укытучылар катнашачак.
10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла. Күргәзмә шушы көннәрдә сәгать 10нан эшли башлап, беренче 2 көнне кичке 5кә кадәр, 12се исә көндезге 2гәчә мөмкинлекләрен тәкъдим итә. Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдергән.