ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

15 февральдә татар халкының батыр улы, Советлар Союзы Герое булган патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тула. Шул уңайдан Яр Чаллы каласы мәктәпләрендә Җәлилгә багышланган ункөнлек кысаларында шагыйрь истәлегенә чаралар оештырыла. “Һәр белем бирү учреждениесендә ункөнлекне үткәрү буенча эш планнары төзелгән. Мәктәпләрдә сыйныф сәгатьләре, әдәби очрашулар, стена газеталары, шигырь конкурслары үткәрелә.

Бүген, 10 февральдә Казан шәһәрендә "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" IX республикакүләм конкурсының зона этабы  уза. Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона этаплары 5 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә башланып китте. Зона турларында җиңгән укытучылар март аенда узачак республикакүләм этапта көч сынашачак.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген «Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

2015-2016 елларда Казан мәктәп укучылары 3389 кешегә арткан, аларның гомуми саны 109764 кеше булган. 2019 елга кадәр мәктәп укучылары саны 16851 кешегә артыр дип көтелә. 2020 елга кадәр Казанда яңа өч мәктәп ачу планлаштырыла. Әмма әлеге мәктәпләр саны гына белем бирү учреждениеләренә карата булган ихтыяҗны киметмәячәк. Бу хакта шәһәр мәктәпләренә кагылышлы киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшинга шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Мәгариф. Карьера” XVI махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырыла.  Аның эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70ләп белем бирү учреждениесе катнашырга теләк белдерде.

Республикада  "КЭС-БАСКЕТ" баскетбол лигасы  Халыкара Мәктәп Чемпионаты региональ финалы тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, финал уеннары 5-7 февраль көннәрендә Зәй шәһәрендә узды. Чемпионатта Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 17 егетләр һәм кызлар командасы катнашты. 

2016 елның 6 февралендә Лениногорск шәһәре Балалар иҗаты йорты үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иҗат йортында тәбрияләнүчеләр, укытучылар, төрле елларда биредә шөгыльләнүчеләр  концерт номерлары белән чыгыш ясап Балалар иҗаты йорты коллективын бәйрәм белән котлады.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районында химияне тирәнтен өйрәнүле лицей-интернатта "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт" парламент дәресе кунагы булды. Парламент башлыгы укучылар белән аралашты, Россия һәм Татарстанда дәүләт хакимияте корылышы турында сөйләде. Дәрес 9-11нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар! Чын күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия фәне көне белән котлыйм! Бүген без  перспективалы фәнни идеяләр эзләүче, заманча технологияләр уйлап табучы,  инновацион  тирәлек булдыручы һәм икътисадыбызның уңышлы яңартылуына ярдәм итүчеләребезне тәбриклибез. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә фәнни фикерләү һәм техник алгарыш камилләшүен дәвам итә.

ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары даими эленеп торачак. Моны раслаган  “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында”гы ТР законының 9 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 189-5 нче номерлы ТР закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының XV утырышында беренче укылышта кабул ителде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International