ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Һәр мәктәпнең үз эмблемасы, гимны булу укучыларда горурлык хисе, патриотик рух уята.


21
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2015 нче елның 19-20 нче  ноябрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия   колледжы базасында ел саен үткәрелеп килә торган “Татар кызы – 2015” республика бәйгесе узды. Биредә республикабызның төрле һөнәри уку йортларыннан – техникум һәм колледжлардан  килгән  35 студент кыз – татар милләтенең иң күркәм вәкилләре үзара көч сынашты.

2015 нче елның 18 нче ноябрендә Татарстанның халыклар Дуслыгы Йортында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонетлы мәктәп укучылары  фестивале үтте.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Хәзерге вакытта Татарстанда “IT-чемпион” акциясенең икенче этабы дәвам итә. Чара тәмамланырга әллә ни күп вакыт калмады инде – 30 ноябрьдә укучылар арасындагы иң популяр конкурсларның берсенә нәтиҗәләр ясалачак.

18 ноябрьдә Баулыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәтахов, муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, аларның укыту-методик эш буенча урынбасарлары, кадрлар һәм аттестация мәсьәләләренә кураторлык итүче белгечләр катнашты.

“Бу авылдан китмәс идем”, – ди Әтнә районының Бәрәскә мәктәбендә  физкультурадан белем бирүче Радик Шәрәфиев. Югыйсә Бәрәскә аның өчен туган авыл да түгел. Әлеге мәктәпкә Шашы авылына көн саен утыз чакрым араны узып килә егет. 

23-25 ноябрь көннәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә чит ил студентларының социальләшү мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия форумы уздырыла. Анда дөньяның 50 иленнән Россиядә белем алучы 300ләп студент катнашуы көтелә. Форумны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Хөкүмәте ярдәме белән Россия Яшьләр берлеге, Россиянең студентлар һәм студентлар берләшмәләре ассоциациясе, ТР Студентлар лигасы, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан шәһәренең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештыра.

25 ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57) сәгать көндезге 2дә “Күркәм гаилә” республикакүләм бәйгесенең финал туры уздырыла. Әлеге бәйге, бар яктан да булдыклы, авылның горурлыгы булырдай гаиләләрне ачыклау һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, игълан ителгән иде. Финалда җиңү яулаган гаилә “Республиканың күркәм гаиләсе” исеменә лаек булачак.

Республикада якшәмбе мәк­тәпләренең  саны утыз бишкә җитте һәм алар елдан-ел арта бара. Шулай да чын мәгънәсендә, җисеме дә мәк­тәп атамасына туры кил­гәне берәү, ул Казанда урнашкан. Калганнары аерым бү­лекләр булып этник культуралы мәк­тәпләрдә, мәдәният йортлары каршындагы түгә­рәк­ләр­дә эшли.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сүзлә­ренә караганда, әлеге мәк­тәп­ләр тел өйрәтү белән генә чикләнми, үз халкының йо­ла-гадәтләрен, сәнгать-мәдә­ниятен, тарихын өйрә­нүне дә күздә тота.

 

Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сарае "2015 елның иң яхшы балаларга өстәмә белем бирү оешмасы" конкурсы лауреаты булды. Ә балалар иҗаты сарае директоры Елена Габитова 2015 елның иң нәтиҗәле җитәкчесе дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International