ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Кама Тамагы районыннан 15 бала июль аенда Алманиянең Людвигслуст шәһәрендә булган.
Ике атна эчендә алар Людвигслуст шәһәре бургомистры белән танышканнар, альпинизм белән шөгыльләнгәннәр, совет армиясе солдатларының каберләренә барганнар.
2014 елның 10-13 августында Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең алтынчы бөтенроссия съезды узачак. Съездда Россиянең төрле төбәгеннән 300 делегат катнаша.
2014 елның 1 августыннан 7 августына кадәр беренче мәртәбә уза торган “Агыйдел” Төбакара балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади-интеллектуаль форумы кичә, 2 августта Актанышта ачылды. Тантанада ТР Премьер-министр урынбасары-фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев катнашты.
2014 елның 1нче июленнән 30нчы июленә кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 33 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 12 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында.

3
август, 2014 ел
якшәмбе
Зәйдә ел саен август аенда мәктәп ярминкәләре уздыру традициягә әйләнде. Быел аның беренчесе “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда 9 августта иртәнге сәгать 9да башлана.

2
август, 2014 ел
шимбә
Соңгы елларда мәктәпкәчә һәм урта белем бирү юнәлеше мөһимнәр рәтендә. Бу өлкәләрдә әле бүген дә хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп. Әмма уңай якка үзгәрешләр дә шактый булды. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең барысы да диярлек компьютерлар, мультимедияле җиһазлар белән тәэмин ителде, тәрбиячеләрнең һәм мөгаллимнәрнең хезмәт хакына карата да зарланырлык түгел бүген.

1
август, 2014 ел
җомга
Бүген “Байтик” лагере территориясендә информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча җәйге компьютер лагерь сменасы ачылды. 18 көн дәвамында укучылар 2016 елда Казанда узачак информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнәчәк.
Түбән Камада “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм акциясе дәвам итә. Быел ул июль башында ук башланды.
1 августтан республика комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлый.
Быел Әлки районының Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Аларның сыйфатына 1 сентябрьдән соң бәя биреләчәк. Ә калган мәктәпләрнең балаларны кабул итәргә әзерлеге хәзердән тикшерелә.
«Дәрестән соң мәктәп” программасы буенча балалар иҗаты үзәге 885 мең сум күләмендә грант отты.
Әлеге суммага алынган җиһаз техник иҗатны үстерүгә – авиа-, автомодельләштерү буенча берләшмәләр (түгәрәкләр) ачуга, робот техникасына һәм техник конструкторлаштыруга юнәлтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International