ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2014 ел
җомга
Әлмәтлеләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә сигезенче ел рәттән актив катнашалар. Быел Әлмәт районында 2250 бала беренче сыйныфка бара. Мохтаҗ дип саналганнар исемлегенә 336 бала кертелде.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче беренче сыйныфка баручы 20 балага мәктәп букчалары өләштеләр. Ул “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында узды.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Вьетнам башкаласында шушы көннәрдә 46нчы Халыкара химия олимпиадасы төгәлләнде. Анда команда зачетында беренчелекне Россия төркеме яулады. Татарстаннан Алексей Садыков исә көмеш медаль алуга иреште. Олимпиадада 80 илдән 300дән артык бала катнашты.

29
июль, 2014 ел
сишәмбе
Казанның Совет районында Минск урамында 120 урынга исәпләнгән 112 нче “Дуслык” балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

25
июль, 2014 ел
җомга
Быел БДИ вакытында тәртип бозулар чагыштырмача азрак булды, имтиханнар гадел һәм объектив үтте. Барлыгы 11 протокол төзелде ( 2013 елда - 65). 3 укучы шпаргалка һәм кәрәзле телефон кулланган өчен имтиханнан чыгарылды (2013 елда -33). Бу хакта мәгариф сыйфатын мониторинглау республика үзәгендә БДИ-2014 нәтиҗәләренә багышланган җыелыш барышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Татарстан укучылары 4нче сыйныфтан башлап гадәти режимда БДИга охшаган аттестация үтә башлар дип планлаштырыла. Министр сүзләренчә, әлеге формат балаларга контроль-үлчәү материаллары биремнәрен чишәргә ияләшергә һәм бернинди дулкынлануларсыз БДИны гадәти хәл буларак кабул итәргә ярдәм итәчәк.

24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә кызу темплар белән «Шатлык» балалар бакчасын төзү эшләре бара.
Бакчада 260 урынлы 14 төркем оештыру күздә тотыла. Аның гомуми мәйданы 5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, проектның бәясе – 130 миллион сум.
22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Яр Чаллыда 1-17 август көннәрендә Бөтенроссия “Мәктәп ярминкәсе- 2014" узачак. Күргәзмә-ярминкә балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда һәр көнне 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Җәйге каникул үзенең экваторына якынлаша. Алдагы уку елына әзерлекнең исә иң кызган чагы. Мәктәпләрдә бүген тулы көченә төзекләндерү эшләре кайный.
Шөкер, моннан өч ел элек 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән белем учакларын яңартуны күздә тоткан махсус программа тормышка ашырыла башлады. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” проектының да файдасы булды – күп кенә уңышка ирешкән кешеләр үзләрен көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләгән уку йортларына булыша.
Казан янындагы “Заречье“ балаларны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы уздырылды. Анда табигать фәннәренә сәләтле балаларга геологиядән өстәмә белем бирү һәм ярышлар оештыруның төп максаты бер елдан яшь геологларның Томскида үтәчәк X Бөтенроссия слетына команда әзерләү иде. Ләкин бу унсигез көнгә сузылган җыенның бердәнбер максаты түгел әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International