ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2013 ел
чәршәмбе
Укытучыларның август киңәшмәсендә хәзерге мәктәпләрдәге укыту алымнары замана таләпләренә җавап бирми дип Сингапурның Educare ширкәте белән хезмәттәшлекне киңәйтү игълан ителде.
Әлеге мәсьәлә хакында укытучыларның август киңәшмәсендә әйтелде. Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов: "Без әлегә кадәр мәктәп баласын алган белемне тормышта кулланырга өйрәтмибез.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов педагогларның Арчада узган республика киңәшмәсе вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң яхшы белем бирү сыйфаты өчен” рейтингына карата битараф калмады.
Министрлык быел беренче тапкыр узган уку елы нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы белем бирү сыйфаты” рейтингын эшләгән. Аны бүген киңәшмә вакытында министры Энгель Фәттахов яңгыратты.

27
август, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе дәвам итә. Әлеге хәйрия чарасы кысаларында беренче сыйныфка укырга керәчәк 4 меңнән артык бала уку әсбаплары белән тәэмин ителгән инде. Җыелган барлык акчаның гомуми күләме - 16 миллион сум.
Инде хәбәр ителгәнчә, быел Татарстанда 36 мең бала беренче сыйныфка аяк баса.

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
Иртәгә – 22 августта – Арчада республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза. Киңәшмә быел “Татарстан Республикасы белем бирү практикасында заманча технологияләр” дигән темага багышлана.

19
август, 2013 ел
дүшәмбе
Яңа уку елыннан җәмәгатьчелектән күзәтчеләр мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнарында гына түгел, предмет олимпиадаларында да булачак дип көтелә. Бу хактагы документны РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов имзалаган.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе башланганга ике атна гына узды әле. Ләкин инде шушы вакыт эчендә генә дә халык ярдәменә мохтаҗ укучылар өчен барлыгы 4 миллион сумга якын акча җыелган.
1 сентябрьдән Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, мәҗбүри мәктәп формасы кертеләчәк. Аның нинди булачагын, нинди тукымадан тегеләчәген һәр мәктәп үзе хәл итә.

14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Анда республика, чит төбәкләр белән эшләүче, шулай ук милли дә­реслекләр буенча өч бүлек булдырылачак. Бу хакта кичә республиканың Халыклар Дуслыгы йортында узган милли мәгарифкә багышланган төбәк­ара киңәшмәдә ТР Премьер-минис­тры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

Татарстанның нинди генә район һәм авылына яки Россиянең кайсы гына шәһәр һәм төбәгенә барып чыксам да, бер генә булса да белем бирү йортын барып карарга тырышам. Кайда ничек эшләүләре белән танышуны гадәткә керттем шулай. Дөрес, барыбыз да бер Россия Федерациясендә яшибез, уку-укыту да «Мәгариф турында»гы уртак закон нигезендә алып барыла. Шулай да һәр мәктәпнең үзенә генә хас үзенчәлеге булмый калмый.
Чирмешән муниципаль районы мәктәпләре яңа уку елына әзер. Моны махсус комиссия тикшереп чыккан. Иске Кади, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Түбән Кармалка, Лагерка мәктәпләрен яхшы яктан билгеләргә була. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланып килә. Югары Кәминкә мәктәбендә дә, нефтьчеләр ярдәме белән, зур ремонт үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International