Мөгаллимнәрнең хезмәт хакларын 2012 елның декабрь аеннан башлап 4 мең сумга күтәргәннәр. Әле алай гына да түгел, хезмәт өчен түләнә торган акчаның артуы быел да дәвам итәчәк.
ТР Фәннәр академиясендә дөньякүләм танылган татар галиме, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре академигы, физика-математика фәннәре докторы, АКШның Мэриленд штаты университеты профессоры, әлеге уку йортының “Көнчыгыш-Көнбатыш” фәнни тикшеренүләр үзәген җитәкләүче Роальд Сәгъдиевкә 80 яшь тулу уңаеннан, тантаналы чара узды.