2026 елның 2 февралендә урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды, шул исәптән БДИда катнашу өчен.
Укучылар февраль аенда совет хитларын да, заманча җырларны да ишетәчәкләр.
2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысаларында дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының, шулай ук дәүләт һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү планлаштырылган.
Фән һәм югары белем министрлыгы Бөтенроссия уйлап табучылар җәмгыяте һәм рационализаторлар җәмгыяте (ВОИР) белән берлектә "Ел уйлап табучысы" IV Бөтенроссия конкурсының башлануы турында игълан иттеләр.
Россия фәне көнендә, 8 февральдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә “Белем марафоны” узачак.
Балалар белән һөнәр сайлау турында сүз башлау һәм чыннан да нинди форматларның уңай эшләве турында «Время Н» агентлыгына Н.А.Добролюбов исемендәге НГЛУ профориентологы һәм укытучысы Ольга Шурыгина сөйләде.
Татарстанның кайбер районнарында уку йортларына капиталь ремонт эшләре башланган инде. "Бердәм Россия" вәкилләре партия халык программасы кысаларында модернизацияләнә торган мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә булдылар.
Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы "Артек" Халыкара балалар үзәгендә 2026 елның ноябрендә "Киләчәккә билет" тематик сменасын үткәрергә планлаштыралар.
2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында 5 яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде.
Татарстанда укучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча республика проекты эшли башлады. Ике ел эчендә 2030 укучы һөнәр алу турында таныклык алачак.