ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елда югары уку йортлары арасында "Россия яшьләре. Грантлар” конкурся  ачылды, дип хәбәр итә Россия яшьләре матбугат хезмәте.  Гаризаларны 25 гыйнвардан 10 мартка кадәр 18 номинациядә бирергә мөмкин.

РФАсе  академигы Игорь Тарчевскийга 95 яшьлеге уңаеннан Татарстаннан "ТР алдындагы казанышлары өчен" ордены медален ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 101 нче мәктәп блокаданы өзүнең 82 еллыгына багышланган чаралар үткәрүне дәвам итә. Бу мәктәптә сугыш вакытында Ленинград блокадасында булган  балалар укыган.

Казанның  2 меңнән артык укучысы 2025 елда СИБУРның «Пластикның икенче тормышы»  интерактив экодәресләрендә катнашты. Дәресләр бөтенроссия экоагарту программасы кысаларында узды, ул балаларда калдыкларны эшкәртүгә аңлы мөнәсәбәт булдыруга һәм ресурслардан нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән.

Казанда «Татарстан Республикасы ел студенты - 2025» җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы узды. Гран-при иясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләкләнде.

«Добрая Казань» автоном коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Вместе» инклюзив үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән ике яңа юнәлеш старт алды. Хәзер үзәктә канистерапия һәм хореография дәресләре бар, шулай ук логопед дәресләренә урыннар саны арттырылган.

Кичә "Вместе" үзәгендә "Крылья" инклюзив үзәгенә йөрүчеләр менталь үзенчәлекләре булган  яшүсмерләр чыгыш ясады. Балалар «Сонник А6» авторлык әсәрләрен халык алдында укыдылар.

23-27 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында рус теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Интеллектуаль ярышта Татарстан Республикасының 38 муниципаль берәмлегеннән 9-11 сыйныфларда белем алучы 440 укучысы катнашты.

Методны Казан федераль университеты (КФУ) һәм Санкт-Петербургның "ЛЭТИ" дәүләт электротехник университеты тикшеренүчеләре эшләделәр. Алынган мәгълүматлар бактериаль йогышлы авыруларның персонализацияләнгән терапиясенә юл ача, дип хәбәр иттеләр ТАССка РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Татарстанда 5-11 сыйныфларда  белем алучы 200 укучы «Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында акчалата грантлар алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International