ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университеты сурдотәрҗемәчеләр әзерли башлаячак. Моның өчен «Рус кул теле: тәрҗемә теориясе һәм практикасы» юнәлеше буенча бакалавриат программасы ачыла.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

17-23 апрель көннәрендә Н.П. Огарёв исемендәге Мордовия дәүләт университеты базасында математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Йомгаклау этабында Россиянең 75 төбәгеннән 455 укучы катнашты.

26 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләү республика үзәге тарафыннан югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» Технопаркы базасында #БЕЗБЕРГӘ фестивале кысаларында Татарстан яшь армиячеләре өчен хәрби-патриотик «РосКвиз» узды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә 2022-2031 елларны фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды. Тиешле Указ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырылган, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

28 апрельдә Казанда, Чехов урамы, 6а йортта, академик Петр Анатольевич Кирпичников - атаклы галим һәм педагог, XX гасырның 60-80 нче елларында Казан химия-технология институтының легендар ректоры, полимерлар химиясе өлкәсендә фәнни мәктәп төзүче, танылган җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы яшәгән йортта мемориаль такта ачылачак.

Эфир Рособрнадзорның «ЕГЭ – это про100!» онлайн-марафоны кысаларында узды, аның барышында катнашучылар тарих буенча БДИ турында фикер алыштылар һәм әлеге имтиханга керүче төрле биремнәрне үтәү турында сорауларга җавап бирделәр.

Химия буенча БДИга әзерләнүгә багышланган эфир «ЕГЭ – это про100!» онлайн-марафоны кысаларында узды.

Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге Бөтенроссия спорт клублары финалын уздыру мәйданчыгы булды. Үзәккә илнең 57 төбәгеннән 900 бала килде. Һәр команда составында - 12-13 яшьлек 16 укучы.

Россия Мәгариф министрлыгы укучыларга бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм финал этабын үткәргәндә бердәм дәүләт имтиханын оештыру һәм материаллар эшкәртү технологияләрен кулланырга планлаштыра. Бу хакта Мәгариф министры урынбасары Анастасия Зырянова Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Артек» барлык регионнардан мәктәп укучылары өчен конкурслар үткәрә. Иң күп балл җыйган балалар Бөтенроссия балалар үзәгенә финал конкурс сынауларына киләчәк, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International