ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Катнашу өчен, программалаштыра белү мәҗбүри түгел - олимпиада белемнәрне генә тикшереп калмыйча, яңалыкка да өйрәтәчәк. Укучылар үзләрен сценаристлар, тестчылар һәм тавыш ярдәмчеләре ролендә сынап караячаклар.

Идел буе федераль округы укучыларының язгы каникулларында Россиянең иң эре федераль университеты студенты булу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. "Үзеңне студент итеп тою" - КФУның психология һәм мәгариф институты шундый исем астында 28 марттан 5 апрельгә кадәр студент тормышына үзенчәлекле "тест-драйв" үткәрә.

Татарстанның Питрәч районында агымдагы елда мәктәпләрдә өч азык-төлек блогы ремонтланачак - ремонтлауны Богородский, Кощаково һәм Ленино-Кокушкинда урнашкан уку йортлары көтә.

18 мартта Юдино бистәсендә Тимерюлчылар мәдәният сараенда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ел саен уздырыла торган «ЛУЧ - 2022. Тоя белүчеләр» интеграцион иҗат фестиваль-конкурсы узды.

Милли технологик инициативаның эре хәрәкәте (НТИ) мәктәп укучылары һәм студентлар проектларының беренче бөтенроссия конкурсын башлап җибәрде. Анда укучылар ачык кодлы ПО төзиләр яки махсус мәйданчыкларда чит проектларны эшләп бетерү өстендә эшлиләр. 

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мартта университетларда карьера үзәкләрен трансформацияләү буенча махсус ресурс үзәген эшләтеп җибәрергә ниятли, дип хәбәр итте сишәмбе көнне министрлыкның матбугат хезмәте.

Дүшәмбе, 21 мартта, Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда этабы башлана. Ул - узган елгы чыгарылыш укучылары, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары, җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарны төп срокларда тапшыра алмаучылар өчен уздырыла. Вакытыннан алда уздырылучы имтиханда катнашу өчен гаризаларны 14 меңнән артык кеше тапшырган.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы галимнәрнең басылып чыккан материаллары нәтиҗәлелегенә карата таләпләрне яңадан карады, алар өч тапкыр диярлек кимеде. 


19
март, 2022 ел
шимбә

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин француз теле, химия һәм астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар белән онлайн-очрашу үткәрде. 

18 март көнне Казан радиомеханика көллиятендә эш бирүчеләр өчен WorldSkills ачык ишекләр көннәре сериясенә старт бирелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International