ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша балалар бакчасына урнашуга гаризалар кабул итү һәм аларның статусын тикшерү сервисы вакытлыча туктатылды. Элек бирелгән гаризаның статусын «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең Бердәм порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итүгә язылуны рәсмиләштереп, ата-ана тикшерә ала.

20-25 мартта Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак.

Тантаналы ачылыш 28 мартта 16.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының актлар залында узачак.

18 мартта 11.00 сәгатьтә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге ТР муниципаль районнарының опека органнары белән Zoom платформасында киңәшмә үткәрде.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт һәм мәгариф министрлыгы "Россия Федерациясендә мәгариф турында" Федераль Законның 47 статьясына педагогик хезмәткәрләрнең министрлык тарафыннан расланган Исемлектән тыш артык хисап документларыннан азат ителү хокукы турында төзәтмәләр әзерләде. Бу адым укытучыларны бюрократик эштән саклаячак, дип ышаналар Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте. Ә кәгазь йөкләнеш ким дигәндә ике тапкыр кимиячәк.

РФ Мәгариф министрлыгы "2022 елда төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре" турында документ проектын әзерләде.

Татарстанда быел федераль программа буенча 66 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Уку йортларын капиталь ремонтлау өчен гомуми бюджет 3 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. 

Татарстан югары уку йортларының юридик факультетлары студентлары «Кадрлар үзәге» конкурсында катнаша ала. Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә.

«КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернаты» СУНЦ укучылары Татарстанда беренче мәктәп иярчене белән җир өсте экспериментлары үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International