ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2022 ел
сишәмбе

«Ел тәрбиячесе - 2022» Бөтенроссия һөнәри конкурсының республика этабы башланды.

21-24 мартта Казанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узачак, ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен ачыклау, яклау, бүләкләү һәм тарату максатларында уздырыла.

Эшкуарлык буенча Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ белән берлектә 2022 елның март-апрель айларында үткәрелә.

13 мартта Россиядә 8-11 сыйныф укучыларының «Мәгълүмати иминлек» профиле буенча Милли технологик олимпиадасының (НТО) финал этабы тәмамланды. Финалистлар беренче тапкыр Милли киберполигондагы кибер-укуларда катнашты, алар уку барышында энергетика предприятиесенә хакер һөҗүмен тикшерделәр.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Казанның 2 нче лицей-интернатында җәмгыять белеме буенча педагог Илсур Җиһаншин «Ел укытучысы - 2022» конкурсының җиңүчесе булды. Нәкъ менә ул шәһәрне һөнәри осталык конкурсының республика этабында тәкъдим итәчәк.

Татарстан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына туган телләрне өйрәнүне уку планнарына кертү үтенече белән хат юллады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

11 мартта Татарстан гомуми белем бирү оешмалары укучыларына ноутбуклар һәм мәктәп портфельләре тапшыру тантанасы булды.

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев сүзләренчә, Украинадагы вәзгыятькә бәйле куркынычларга карамастан, Россиядә БДИны гамәлдән чыгару турында сүз юк.

РФ Мәдәният министрлыгы 2023-2024 уку елына бюджет урыннарын бүлү буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышын үткәрде. Сәнгать өлкәсендә югары белем бирү программалары буенча уку йортлары барлыгы 10 614 студентны кабул итәргә әзер.

Түбән Каманың балалар бакчаларына яңа уку елында 4 меңгә якын бала күчереләчәк. Комплектлау 1 июньнән 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта социаль челтәрдәге үз битендә мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International