ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2022 ел
җомга

Яр Чаллы балалар бакчаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төркемнәр оештырылачак. Бу хакта Мэриядә узган матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. 

РФ Президенты Владимир Путин җәйге лагерьда балалар ялына тотылган акчаларны кире кайтару программасын май аена кадәр эшләргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе — «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XIX сезоны башланды. Быел бу чара халыкларның мәдәни мирасына багышлана. 


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 19:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) «Мәгълүмати манипуляция. Балаларны ничек якларга?» дигән темага семинар узачак.

Татарстанда белем бирү учреждениеләренең бары тик 32 проценты гына шәхси сак предприятиеләре тарафыннан саклана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында хәбәр итте.

Иннополис Университетында 7-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча Innopolis Open олимпиадасы тәмамланды. Йомгаклау этабында Россиядән 69 катнашучы һәм Болгариядән, Израильдән, Босния һәм Герцеговинадан, Көньяк Африка Республикасыннан, Сербия һәм Үзбәкстаннан 9 катнашучы көч сынашты. Казан, Чаллы, Түбән Новгород, Ульяновск, Улан-Удэ, Ижау, шулай ук Израиль, Босния һәм Герцеговина һәм Сербия спортчылары призерлар булдылар.

Татарстанга мәктәпләрне матди-техник яктан тәэмин итү өчен 3,6 млрд. сум кирәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында хәбәр итте.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

2-10 март көннәрендә Татарстан территориясендә республиканың гомуми белем бирү оешмаларының 6 нчы сыйныф укучыларының функциональ грамоталылыгын (математик грамоталылыкны, табигый фәнни грамоталылыкны, уку грамоталылыгын, финанс грамоталылыгын, глобаль компетенцияләрне һәм креатив фикерләүне) формалаштыру өчен диагностик тест үткәрелә.

«Майлау ыгы-зыгысы» - 5 мартта шундый исем астында, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәгендә уен программасы булып узды. Бәйрәмдә Бөгелмә районының интернат учреждениеләрен тәмамлаучы гаиләләрдән 12 гаилә һәм 26 бала катнашты.

Россия Мәгариф министрлыгының 2021 елның 1 мартындагы 99 номерлы “2021/22 уку елында үткәрелә торган мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы жюри составларын раслау турында”гы һәм “2021/22 уку елында уздырылган һәр гомуми белем бирү предметы буенча” 100 нче номерлы боерыклары басылып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International