2022 елда фәнни-мәгариф комплексының әйдәп баручы оешмалары 2018 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан инициацияләнгән «Фән һәм университетлар» милли проектын гамәлгә ашыруда актив катнашуларын дәвам иттеләр.
Мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук алдынгы тәҗрибәне тарату максатларында «Ел тәрбиячесе-2022» республика һөнәри конкурсы уздырыла.
2022 елда мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга һәм Алабуга районында заманча мәгариф тирәлеге булдыруга 30 млн сум юнәлдереләчәк.
Казанда Татарстан дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Быел аларга республиканың 90 иң яхшы аспиранты, адъюнкты, вуз һәм ссуз студентлары лаек булды.
2 февральдән 5 февральгә кадәр Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-8 сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеге нигезләре буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
3-6 февральдә математика буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.
7 мәктәп ашханәсенә, 4 балалар бакчасына һәм 4 спорт залына капиталь ремонт ясалачак.
«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә.
VK һәм «Ростелеком» компанияләре белән берлектә оештырылган «Сферум» мәгълүмати-коммуникацион платформасы һәм «Вконтакте» социаль челтәре 1-11 сыйныф укучылары өчен иҗади бәйге игълан итә. Укучылар креатив стикерлар булдыруда катнаша алалар, аларның иң яхшылары белем бирү платформасы чатларына кертеләчәк. Иң уңышлы эшләрнең авторлары шулай ук конкурсны оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр алачак.
Бүгенге көннән, уку планы нигезендә, беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 12 февральгә кадәр өстәмә каникуллар оештырылды. Мәктәпләрдә саф һавада уртак чаралар планлаштырылган, балалар музейларга һәм театрларга, "Россия - минем тарих" тарихи паркына барачак. 7 февральдә балаларга "Оркестрның тылсымлы кыллары" проекты кысаларында Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары мастер-класс күрсәтәчәк, "Яшьлек" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста күк өчен рәхмәт" дип аталган кәгазь самолетлар очырту буенча шәһәр ярышлары узачак. 12 февральдә "Россия чаңгы юлы-2022" массакүләм узышы белән атна тәмамланачак.