Кыш Бабайның махсус поезды Бөек Устюгтан 5 декабрьдә китәчәк һәм 36 Россия шәһәрендә, шул исәптән Казанда да, тукталышлар ясаячак.
Татарстанда авыл мәктәпләрен һәм милли мәгариф оешмаларын саклап калу бурычы куела. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 27 нче утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Түбән белем бирү нәтиҗәләре булган мәктәпләргә ярдәм күрсәтү буенча "500+" проекты Россиянең гомуми белем сыйфаты буенча дөньяның иң яхшы илләре унлыгына керүе максатына ирешү өчен уңай нәтиҗә күрсәтә. Бу хакта Россия мәктәпләрендә белем бирү сыйфатын бәяләүгә багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.
24 ноябрьдә эфирга "Пит-стоп!" дип исемләнгән яңа ачык онлайн-дәрес чыкты. Катнашучылар һәм тамашачылар автомобиль сәнәгате һөнәрләре белән таныштылар, авторемонт буенча экспертлардан киңәшләр алдылар һәм «Тимер ремонт остасы» белгечлеге буенча укуның кайда үтүен белделәр. Проект Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән.
10 декабрьдә Казан радиомеханика көллияте базасында яшьләрнең «XXI гасыр кешесе һәм технологияләре» төбәкара фәнни-техник проектлары конкурсы узачак.
Татарстан прокуратурасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Дәүләт һәм хокук тарихы буенча мәктәп укучыларының I республика олимпиадасы үткәрелде.
Якындагы 10 елда "Приоритет 2030" федераль программасында катнашучы Россия университетларында 300дән артык яңа белгечлек булдыру планлаштырыла. Бу хакта хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
23 ноябрьдә Кукмара районында «Батыр» физкультура-савыктыру комплексын ачу тантанасы булды. Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, ТР аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова катнашты.
23 ноябрьдә Казан педагогика көллияте базасында «ТР урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесенең директорлар советы» коммерцияле булмаган партнерлыкның хисап-сайлау җыелышы узды. Җыелыш ике режимда узды - читтән торып һәм ZOОM онлайн-платформасында.ТР Директорлар советы составына 92 җитәкчесе керә.
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә укытуны яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) башлангыч гомуми һәм төп гомуми белем бирү стандартларына күчерергә тәкъдим итәргә планлаштыра.