ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Сентябрьдә Татарстанда «Киләчәккә Билет» проектын эшләтеп җибәрү булды. Проект «Мәгариф» милли проекты кысаларында «һәр баланың уңышы»федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

16-17 октябрьдә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында яшь биологларның Бөтенроссия турнирының ХІ төбәк этабы узды. Анда Казаннан 11 команда составында 51 укучы, шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Лениногорск, Яңа Чишмә районнарыннан килгән 51 укучы катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Россия мәгариф академиясенең «К.Д. Ушинский исемендәге китапханә» мәгълүмат үзәгенең хезмәттәшлеге кысаларында 30 белгеч һәм мәктәп китапханәләре кураторлары мәктәп китапханәчеләренең цифрлы грамоталылыгын арттыру буенча социаль мәгълүмати-методик проектта катнаштылар.

Республиканың ике мәктәбеннән 40 бала «Император маршруты» туристик сәяхәтендә катнашты. 15-17 октябрь көннәрендә Балтач урта мәктәбеннән 40 укучы һәм 4 педагог кергән делегация Пермь-Кунгур-Екатеринбург шәһәрләре буйлап уздылар.

Түбән Камада 14-15 октябрьдә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында Яшь Армия отрядлары арасында "Ватанны сакларга әзер" дигән республика ярышлары узды. Чара «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексының «Җиңүгә тиңләшү» (ГТО) Бөтенроссия яшь патриотлары слеты кысаларында узды. Ярышта Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 100дән артык укучы катнашты.

Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы Мәскәүдә кадет корпуслары арасында генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Бөтенроссия спорт фестивалендә II урынны яулады.

16 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларының «Йөрәкләр бердәмлеге» V Республика фестивале узды. Фестивальне оештыручылар - шәһәр гаилә коруына ярдәм итү үзәге белгечләре.

Бүген Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячаклар.


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

16-17 октябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Яшь биологларның Бөтенроссия турнирының ХІ региональ этабы узачак.

Казан Мэры Илсур Метшин кичә шәһәр Башкарма комитетында Казанның Мәскәү районы Ж.А.Зайцева исемендәге 122-нче номерлы гимназиясенең инглиз теле укытучысы, «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы финалисты Мария Голованова белән очрашты. Казан укытучысы илнең иң яхшы укытучылары бишлегенә керде, шулай ук РФ мәгариф министры киңәшчесе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International