ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Россия) хәрәкәтенең иң яхшы 100 мәгариф оешмасы исемлегенә кергән Татарстан Һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләренә махсус дипломнар тапшырылды. Шулай ук дәүләт һәм ведомство бүләкләренә Татарстанның ике көллияте директорлары лаек булды.

«Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» һөнәри осталык конкурсының финал этабы җиңүчеләре билгеле булды. Финалга Россия Федерациясенең 45 регионыннан 90 педагог (һәр номинация буенча 10) чыкты.

Беренче Бөтенроссия педагогик диктантына теркәлү башланды, дип хәбәр итә педиктантның матбугат хезмәте. 

Октябрь аенда дөньяның күп кенә илләрендә дислексия турында халыкара хәбәрдарлык атналыгының (беренче тапкыр 1951 елда үткәрелгән) чаралары уза, аның төп вакыйгалары, аерым алганда: «Бөтендөнья дислексия турында хәбәрдарлык көне», бу айның бишенче санына туры килә.

Әгәр ата-аналар баланың танылган сәләтен күреп алган икән, нишләргә? Тик шул ук вакытта баланы балачактан мәхрүм итмәскә?

Татарстан Россиянең программалаштыру телләре буенча мәктәп укучылары өчен бушлай курсларга тест узачак биш төбәгенең берсе булды. Моннан тыш, анда Белгород, Түбән Новгород, Пенза өлкәләре һәм Саха (Якутия) Республикасы укучылары да катнашачак.

9-10 октябрьдә Мәскәүдә беренче Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләренең форумы узачак. Ул Россия мәгарифенең Глобаль конкуренциягә сәләтлелеген тәэмин итүгә һәм Россия Федерациясе халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән мәктәп белеме активистларын берләштерәчәк.

«Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында хокук буенча республика профиль сменасы уза. Ул 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казанның 175 нче гимназиясе педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Мәгариф министры Сергей Кравцов, конкурста катнашучыларны видео аша сәламләп, мәктәп директоры булу – зур дәрәҗә генә түгел, ә зур җаваплылык та, дип ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International