Уңышка юл - үз көчеңне даими сынап карау һәм үзеңнең иң яхшысы икәнлегеңне исбатлауда! Бу сүзләр республикабыз студентлары өчен “РФ Ел студенты – 2020” Россия милли премиясендә үзләрен кабаттан иң яхшы яктан күрсәтүгә зур этәргеч булды.
Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгеләргә Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш килгән. Шуларның җитмеше төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча җиңүче дип табылган.
Кичә «Академия» концертлар залында физик культура югары уку йортларының XXIII Бөтенроссия фестивален ябу тантанасы узды. Форумның иң яхшы командаларына бүләкләрне Идел буе спорт академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Россия студентлар спорты берлеге президенты Сергей Сейранов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев тапшырды.
Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән быел Татарстанның 1,5 мең укытучысы фән һәм методик компетенцияләрне камилләштерү буенча белем ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.
Татарстанда Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен эшләделәр. Бу хакта мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Түбән Кама укучысы Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында үз белем бирү проектын тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен грант откан.
Татарстанда 200дән артык авыл укучысы «Инженерлык республикасы» проектында катнаша. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.
Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый, бу мәҗбүри чара гына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021 елда бердәм дәүләт имтиханына һәм төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә чыгарылыш укучылары һәм педагогларга файдалы булачак материаллар буенча навигатор эшләтеп җибәрде.
Яр Чаллы шәһәренең өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе «15 нче балалар иҗат йорты» 2019/2020 уку елына эш йомгаклары буенча физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.