2 нче һәм 4 нче декабрьдә «Уку предметларын (предмет өлкәләрен) укыту концепциясен исәпкә алып, федераль дәүләт белем бирү стандартларының фән, метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләренә ирешү өчен гомуми һәм өстәмә белем бирүне интеграцияләү» беренче төбәкара фәнни-гамәли вебинары үткәрелде.
4-5 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк (сайлап алу) этабы узды. Анда Казан, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лениногорск, Нурлат, Питрәч, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай районнарыннан мәктәп укучылары катнашты.
Идел буе федераль округында Стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Платформа НТИ» АНО ярдәмендә «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы белән берлектә 5-7 класс өчен НТИ.Junior Түгәрәк хәрәкәте командалы инженерлык олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
7-8 декабрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе белән берлектә Россия Федерациясе сыйныф җитәкчеләренең Бөтенроссия съездын уздырачак. Съездда шул исәптән тәрбияләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм сыйныф җитәкчеләренең һөнәри үсеш мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Уңышка юл - үз көчеңне даими сынап карау һәм үзеңнең иң яхшысы икәнлегеңне исбатлауда! Бу сүзләр республикабыз студентлары өчен “РФ Ел студенты – 2020” Россия милли премиясендә үзләрен кабаттан иң яхшы яктан күрсәтүгә зур этәргеч булды.
Казан Кремлендә мәктәп укучылары арасында коррупциягә каршы көрәшкә багышланган бәйгеләрнең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгеләргә Татарстанның төрле муниципалитетларыннан барлыгы 487 эш килгән. Шуларның җитмеше төрле номинацияләр һәм яшь категорияләре буенча җиңүче дип табылган.
Кичә «Академия» концертлар залында физик культура югары уку йортларының XXIII Бөтенроссия фестивален ябу тантанасы узды. Форумның иң яхшы командаларына бүләкләрне Идел буе спорт академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Россия студентлар спорты берлеге президенты Сергей Сейранов һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев тапшырды.
Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән быел Татарстанның 1,5 мең укытучысы фән һәм методик компетенцияләрне камилләштерү буенча белем ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.
Татарстанда Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен эшләделәр. Бу хакта мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Түбән Кама укучысы Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында үз белем бирү проектын тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен грант откан.