Россия Мәгариф министрлыгы инициативасы белән быел Татарстанның 1,5 мең укытучысы фән һәм методик компетенцияләрне камилләштерү буенча белем ала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.
Татарстанда Полилингваль мәктәпкәчә белем бирү концепциясен эшләделәр. Бу хакта мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Түбән Кама укучысы Мәликә Насыйбуллина «Безнең Татарстан» форумында үз белем бирү проектын тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен грант откан.
Татарстанда 200дән артык авыл укучысы «Инженерлык республикасы» проектында катнаша. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә һәм мәктәптә белем бирү мәсьәләләре буенча туры эфир вакытында хәбәр итте.
Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый, бу мәҗбүри чара гына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021 елда бердәм дәүләт имтиханына һәм төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә чыгарылыш укучылары һәм педагогларга файдалы булачак материаллар буенча навигатор эшләтеп җибәрде.
Яр Чаллы шәһәренең өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе «15 нче балалар иҗат йорты» 2019/2020 уку елына эш йомгаклары буенча физкультура-спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.
Россия Мәгариф министрлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, партнёрлар ярдәмендә бөтенроссия чаралары уздыра. Аларның төп максаты - балаларны автомобиль юлларында һәм тротуарларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.
4 декабрьдә «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Саннар дәресе» Бөтенроссия акциясе кысаларында Ачык дәрес узачак. Мәктәп укучыларына ясалма интеллект технологиясе һәм электрон челтәрләр турында сөйлиячәкләр.
Россия Федерациясендә педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез һөнәри белеменең өстенлекле юнәлешләре буенча иң яхшы педагогик практикалар конкурсына йомгак ясалды.