8-11 сыйныф укучылары өчен Камил Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты (ДНК) информатика буенча Workshop уздыра. Тренингларны Казан федераль университеты Алабуга институты укытучылары һәм студентлары оештыра.
«Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләрнең республика конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2020 елның 12 октябрендәге 340 нчы номерлы «Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләр республика конкурсы йомгаклары турында» боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.
3-4 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 11нче, 8 нче, 4 нче урта мәктәпләре базасында ТР “Мәктәп волейбол лигасы” турниры кысаларында зона ярышлары узды.
"Президент ярышлары" һәм "Президент спорт уеннары" мәктәп укучылары ярышларының бөтенроссия этаплары 10 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты. Дәүләт Советында узган очрашуда “Җиңү адымнары” проектына йомгак ясалды, шулай ук аның кысаларында уздырыла торган бәйгеләрдә җиңүчеләрне, волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
9 октябрьдә Рособрнадзорның онлайн-консультацияләр сериясе кысаларында әдәбият буенча БДИ-2021 гә әзерләнүгә багышланган эфир узды.
Октябрьдә Россиянең 85 төбәгендә һәм дөньяның 80 илендә «Тере классика» Халыкара яшь нәфис сүз осталары конкурсына теркәлү башлана. Катнашучыларга яраткан әсәрләреннән өзек сайлап алырга һәм яттан матур итеп сөйләргә кирәк. Конкурс финалистлары «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юлламалар алачак, ә суперфинал Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак.
10 октябрьдә, шимбә көнне 14:50 сәгатьтә ТНВ каналында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Укытучылар көне» зур республика бәйрәменең телевизион версиясен карагыз.
Югары категорияле укытучы Оксана Киселева, Бердәм дәүләт имтиханында җиңү укучының стресска чыдамлыгына бәйле, дип ышана. Бу хакта Казанның 122нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде.
21 октябрьдә Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллиятендә биш компетенция (геодезия, күпфатирлы йортны эксплуатацияләү һәм аңа хезмәт күрсәтү, буяу һәм декоратив эшләр, столярлык эше, балтачылык эше) буенча яңа остаханәләр ачу тантанасы узачак.