ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

РФ Мәгариф министрлыгы 14 сентябрьдә Укытучылар көненә багышланган “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә.

Тәрбия эше белән шөгыльләнүче педагогларга, алар укучылар белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә һәм үзләренең профессиональ үсеше белән шөгыльләнә алсын өчен, кәгазь йөкләнешне киметергә кирәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Түбән Новгород өлкәсе Заволжье 19 нчы мәктәп укытучысы Оксана Шумагина һәм аның укучылары белән онлайн-очрашу вакытында әйтте.

Түбән Каманың «Кванториум» үзәгендә «Цифра+» остаханәсе ачылды. Яңа остаханәдә булачак математиклар шөгыльләнәчәк. Аны ачу «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Татарстанда Worldskills хәрәкәтендә катнашучыларны эш белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Аның төп максаты - урта һөнәри белем бирү системасына хәрәкәт лидерларын җәлеп итү. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.

1 сентябрьдән сыйныф җитәкчелеге өчен түләү буенча Россия Президентының күрсәтмәсе өзеклекләрсез тормышка ашырыла, һәм илнең барлык сыйныф җитәкчеләре 5 октябрьдә билгеләп үтелә торган укытучылар көненә кадәр сентябрь аена акча алачак.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта карарны имзалады.

"Мәгариф" милли проекты кысаларында мәктәптә информатика, робототехника, ОБЖ, технология, шахмат белән шөгыльләнү өчен заманча җиһазлар булган махсус кабинетлар булдырылды.

Агымдагы елның 16-29 сентябрь көннәрендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 30 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – Мифтахетдинова Н.Р., өлкән укытучы).

Татарстанның барлык 447 мең укучысы яңа цифрлы ярдәмче - «Мин - укучы» суперсервисын куллана ала. 30 сентябрьдән кушымтаны берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә IOS һәм Android платформалары аша урнаштырырга мөмкин. Сервис турында тулырак мәгълүматны проект сайтында табарга мөмкин.

 

29 сентябрьдә Алексеевск бистәсенең икенче мәктәбендә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International