ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә 340 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Бу хакта  район хакимияте башлыгы Андрей Лобов хәбәр итте.

Фән һәм югары белем министрлыгы бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады.


17
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

18 сентябрьдә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалы кысаларында WorldSkills International экспертлары һәм вәкилләре белән тәҗрибә уртаклашу буенча видеоконференция узачак.

Татарстанда беренче «Кванториум» мобиль технопаркы остазлары республиканың беренче агломерациясендә VR/IT, Гео/Аэро, Промдизайн/Промробо һәм Hitech юнәлешләре буенча дәресләр үткәрә.

Ел саен үткәрелә торган «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсы Татарстанда уза.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы мәгарифен һәм фәнен үстерү» дәүләт программасы чараларын һәм «цифрлы белем бирү мохите» ФИП эшчәнлеген гамәлгә ашыру кысаларында, цифрлы технологияләр буенча мәктәп тьюторларына һәм педагогларга ярдәм итү өчен, 2020 елның 16 сентябрендә «Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» темасына гамәли-юнәлешле семинар (вебинар) үткәрде.

Уку елы башланганнан бирле Татарстандагы барлык мәктәпләрдә дә башлангыч сыйныф укучыларына бушлай иртәнге аш ашаталар. Иртәнге ашка нинди ризыклар кергәне турында «Татар-информ»га Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының корпоратив коммуникацияләр директоры Юлия Юнысова сөйләде.

Агымдагы ел ахырына кадәр Казанның «Салават күпере» торак комплексында 1224 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелеп бетәчәк. Бу ике бассейны, ике спорт-залы, зур спорт мәйданчыгы, хоккей тартмасы һәм яңача җиһазландырылган уку кабинетлары булган заманча мәгариф учреждениесе булачак. Бүгенге көндә районда бер генә мәктәп бар.

Алабуганың 1 меңгә якын укучысы "Музейда дәрес" яңа проектында катнаша. Аны оештыручылар Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм Алабуга районы Мәгариф идарәсе.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның  югары квалификация категориясе булган тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Динә Билалова педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен премияләр түләнә торган мәгариф оешмалары укытучылары исемлегенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International