ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2020 ел
шимбә

16 сентябрьдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында "ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО" Идел буе федераль округы фестиваленең "Ума палата" интеллектуаль-үсеш уены региональ этабы узды.

Дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервис барлыкка килде. Анда Россия мәктәпләрендә бушлай кайнар ризык сыйфаты турында бәяләмә калдырырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ата-ана үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү максатларында ата-аналарның хокукларын һәм бурычларын, укучы һәм тәрбияләнүчеләрнең хокукларын һәм бурычларын тәэмин итүдә, аларның мәгариф өлкәсендә идарә органнары һәм мәгариф оешмалары белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Ата-аналар республика Советы төзелде.

19 сентябрьдә  Казан шәһәренең В.И.Ленин исемендәге мәдәният йортында "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак.


18
сентябрь, 2020 ел
җомга

Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте. 

Татарстанда ел саен "Россия ел тәрбиячесе" Бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы уза. Конкурсның төбәк этабы 3 этаптан тора - муниципаль, зональ, йомгаклау.

Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия эксперт педагогик советында катнашу өчен илнең барлык төбәкләреннән 1779 гариза килгән. Совет составына керер өчен заявканы һәр укытучы бирә ала, кандидатларга бердәнбер критерий - мәктәптә кимендә биш ел эш стажы булу.

"Тере классика" Халыкара педагогик форумы инде бишенче ел илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән  талантлы укытучыларны, галимнәрне, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе экспертларын җәлеп итү үзәге булып тора.

Россия Мәгариф министрлыгы «Media Start» Бөтенроссия медиабелемне интеграцияләүче класстан тыш чаралар методик эшләнмәләре конкурсын уздыру турында хәбәр итә. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты ярдәмендә үткәрелә.

 

«Ел укытучысы» конкурсы белән бер үк вакытта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы да уздырылаы. Бу мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россия Федерациясенең 12 субъектыннан 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International