ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Яшь татарстанлылар «Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясен алуга әдәби конкурста катнаша ала. 15-нче сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм жюри әгъзаларына әсәрләрне тәкъдим итәргә мөмкин.

2-3 сентябрьдә  Спас районы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бабам кебек Ватанымны яратам!” яшьләр-тарихи реконструкция фестивале узды.

Республика мәктәптән тыш эш үзәге белем бирү тележурналы форматында өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен яңа мәгариф программасын әзерли.

Федераль тест үткәрү үзәге сайтында (Рособрнадзорның ведомство буйсынуындагы оешмасы) компьютер формасында информатика буенча БДИ үткәрү өчен демонстрацион версия бастырылган.

Казанның Бичурин урамында урнашкан 165нче мәктәпне реконструкцияләү эшләренә 1 миллиард сумга якын акча тотылачак. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

8-30 сентябрьдә социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Перемена с книгой» акциясе узачак. Акция матур әдәбият уку белән кызыксыну формалаштыруга, мәктәп укучылары тормышында китапның ролен арттыруга, әдәбият белән кызыксынуны үстерүгә һәм китапханәләргә йөрүгә юнәлтелгән.

2 сентябрьдә беренче курс студентларын укырга керүләре белән "Югары икътисад мәктәбе" милли тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов, Яндексның Россиядәге генераль директоры Елена Бунина, компьютер фәннәре факультеты деканы Иван Аржанцев һәм "Гамәли математика һәм информатика" белем программасы академик җитәкчесе Евгений Соколов котладылар.

Кичә Казан мәктәпләрендә экстремизмга каршы көрәшкә багышланган «Экстремизмга – юк!» бердәм республика дәресе үткәрелде. 

Сөйләмнәре бозылган кешеләр өчен нейрореабилитация системасын эшләргә? Пилотсыз очкыч ярдәмендә гадәттән тыш хәлләрне контрольдә тотаргамы? Яңа энергетика системасы прототибын булдырыргамы?

"Кайнар йөрәк" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы сигезенче тапкыр гражданнарны бүләкләү өчен тәкъдимнәр кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International