ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов "Җиңү диктанты" бөтенроссия патриотик акциясендә катнашты. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Казанның 72 нче мәктәбендә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турындагы сорауларга җавап бирде.

2020 елның «Яшь профессионаллар» VIII Милли чемпионаты финалына Татарстаннан 21 компетенция буенча 24 катнашучы узды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстанда «Фән» илкүләм проекты кысаларында дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге төзү планлаштырыла. Үзәк эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре нефть химиясе, мәгълүмати-телекоммуникация технологияләре, медицина һәм биотехнология булыр дип көтелә.

Акция, "Тарихи хәтер" проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, яшьләргә тарихи белем һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырыла.

«Һәр баланың уңышы» проекты буенча «Мәгариф» милли проекты быел Татарстанның алты районы мәктәпләренең спорт залларын реконструкцияләүгә 8,5 млн сум бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Түбән Каманың 34нче микрорайонында «Татнефть» ярдәме белән 320 урынга исәпләнгән балалар бакчасы һәм 950 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше планлаштырылган. 

Казанда яңа уку елыннан башлангыч сыйныф укучыларының барысы да бушлай туклана башлады – бу якынча 72 мең кеше. Туклануның сыйфаты даими контрольдә тотылачак, ризык әзерләү өчен барлык продуктлар Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының бердәм лабораториясендә тикшереләчәк. Бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин «Эфир» шәһәр телеканалындагы «Тема» программасында хәбәр итте.

Казан федераль университетының  Алабуга институтының  дүрт студенты Оксфорд стипендиясенә лаек булды.

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова барлык Россия укучылары өчен "Сәламәт бул!" онлайн-дәресе үткәрде, анда балаларга яңа уку елында куркынычсызлык чаралары, вируслы авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен дөрес алып бару турында сөйләделәр. Дәресне трансляцияләү Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә үткәрелде. Туры эфирда дәресне 700 меңнән артык кеше карады.

Татарстанның 42 авыл мәктәбендә быел җиһазлар яңартылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International