ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Быел Татарстанның алты һөнәри белем бирү оешмасында — Кама төзелеш көллияте, Лениногорск нефть техникумы, Әлмәт политехник техникумы, Казан радиомеханика көллияте, Алабуга политехник көллияте, Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә заманча остаханәләр барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде.

2021 ел азагына Татарстандагы өч яшькә кадәр барлык балаларга бакчаларда урыннар җитәрлек булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта вице-премьер — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

Чирмешәндәге аграр техникумда дүрт белгечлек буенча укыталар. Быел биредә 210 егет һәм кыз укыячак, шуларның 75се быел гына студент булган. Алар авыл хуҗалыгын механиклаштыру белгечлекләре: автомеханик, эретеп ябыштыручы һәм пешерүче-кондитер һөнәрләрен үзләштерә.

Спас тармак технологияләре техникумы капиталь ремонттан соң ачылды. Мәгариф учреждениесен яңарту ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасы ярдәмендә мөмкин булган, аның кысаларында 40 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Алабугада тантаналы рәвештә Татарстанда беренче «Фәнни коллаборация йорты» өстәмә белем бирү үзәге ачылды. Үзәк КФУның Алабуга филиалында «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» проекты буенча ачылды. 

Федераль куркынычсызлык хезмәте татарстанлыларны Мәскәү, Калининград, Курган һәм Анападагы ведомство вузларына чакыра.

Белем көнендә Казан мәктәпләрендә фандоматлар - пластик һәм алюминий тары кабул итү аппаратлары эшли башлады. Гомумән алганда, Татарстан башкаласының мәгариф учреждениеләрендә 20 фандомат барлыкка килде.


2
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Хәзер ел саен бөтен Татарстаннан 1000нән артык сәләтле укучы белем бирү программаларында катнаша, тренинглар һәм мастер-класслар уза алачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында уку елын башлау, кайнар туклану һәм класс җитәкчелеге өчен түләү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Лаеш техник - икътисад техникумында булды. Министр уку процессы, матди-техник җиһазланыш белән танышты, уку корпусын һәм тулай торакны карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International