Абитуриентлар КФУда «гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика»; татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлекләренә гаризаларын 3 августка кадәр генә тапшыра ала. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов сөйләде.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы гражданлык хезмәткәрләрен (гражданнарны) үз кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итте.
2020 елгы БДИның төп чоры имтиханнар тапшыру өчен резерв көннәр белән тәмамланачак. 24 июль - рус теле һәм чит телләрдән башка барлык фәннәр буенча БДИ уздыруның резерв көне, 25 июль - барлык фәннәр буенча резерв көн, дип хәбәр итә Рособрнадзор матбугат хезмәте.
22 һәм 23 июльдә чит телләр буенча БДИның телдән өлеше ("Говорение") тоткарлыкларсыз штат режимында узды.
Татарстанда барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Тарих буенча БДИ йомгаклары турындагы беренчел мәгълүматлар нәтиҗәләрнең узган ел белән чагыштырганда артуын күрсәтә.
Инде 30 ил киләсе елның маенда Мәскәүдә узачак X Халыкара "Абилимпикс" чемпионатында катнашуын раслады. Шул ук вакытта милли җыелма командалары катнашачак илләрнең исемлеге тагын да киңәйтеләчәк. Халыкара "Абилимпикс" федерациясе заявкалар кабул итүне дәвам итә.
Татарстанда мәктәп укучылары һәм студентлары «Сириус.Җәй: үз проектыңны башла» бөтенроссия программасында катнаша ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә программаның төбәкара координаторы Ольга Шиндор хәбәр итте.
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның соңгы төп көне узды. Укучылар 22 июльдә чит тел буенча телдән имтихан тапшырдылар.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина 2020 елда җәйге ялны оештыру турында сөйләде.