12 апрельдә Казан федераль университетының Алабуга филиалы онлайн режимда Ачык ишекләр көне уздыра.
Росхезмәттәшлек һәм "Бергәләп эшлибез!" хәрәкәте урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Блогерлар мәктәбе" халыкара конкурсын үткәрә.
Урал дәүләт тау университеты (УГГУ) укучыларны төп дәүләт имтиханын (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыруга онлайн-әзерлек буенча бушлай сынау проекты башлап җибәрә.
XVII Кирилл һәм Мефодий исемендәге республикакүләм фәнни укуларда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Санкт-Петербург дәүләт университеты (СПбДУ) Татьяна Черниговский җитәкчелегендә нейролингвистика буенча яңа онлайн-курс башлап җибәрә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.
Россия Мәгариф министрлыгы көллиятләргә һәм техникумнарга студентларның чыгарылыш һәм диплом эшләрен яклауны читтән торып оештырырга киңәш бирде. Бу хакта җомга көнне министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәгариф министры Сергей Кравцов бүген “Өй сәгате” онлайн-марафонының туры эфирында мәктәп укучылары, укытучылар һәм ата-аналар сорауларына җавап бирде. Алар арасында иң актуаль темалар: дистанцион уку вакыты, БДИ һәм ТДИ даталарын күчерү мөмкинлеге, өйдә балаларны укытуга күчү чорында укытучыларга һәм ата-аналарга методик ярдәм күрсәтелү.
Мәгариф системасы өйдә укытуга, дистанцион технологияләрне куллануга максималь күчә, уку процессы туктарга тиеш түгел. Бу хакта бүген мәгариф министры Сергей Кравцов "Өй сәгате" онлайн-марафонының туры эфирында хәбәр итте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәрдә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Инстаграм сәхифәсендә язган.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.