Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 47 ел тулды, хәзерге вакытта аларның сафларында илнең барлык төбәкләреннән 450 мең укучы исәпләнә.
Казанда 30 март -1 апрель көннәрендә 27нче татар гимназиясе базасында туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классының йомгаклау этабы үткәрелә. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 апрельдә 9.00 сәгатьтә гимназиядә узачак.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурс үткәрә.
Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә «НИКА» белем бирү порталы (https://оценика.рф), белем бирү оешмалары укучыларын һәм тәрбияләнүчеләрен, педагогларны һәм ата-аналарны «Минем бабайлар Җиңүне яуладылар!» һәм «Минем Ватанны саклаучы!» бөтенроссия иҗат конкурсларында катнашырга чакыра.
Мәгариф сыйфатын бәяләү Федераль институты Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) оештыруны һәм эчтәлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыюны төгәлләде, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бүген 186-нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицеенда булдылар һәм мәктәп менюсы ризыкларын татып карадылар. Аларны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, 186-нчы номерлы лицей директоры Азат Җамалетдинов һәм башкалар озата йөрде.
Казаннан унберенче сыйныф укучысы Илдар Гайнуллин мәктәп укучыларының программалаштыру буенча «Технокубок» олимпиадасында абсолют җиңүче булды.
Мәскәүдә журналистика буенча "Ломоносов" олимпиадасы тәмамланды, аны "Российская газета" һәм "Россия Радиосы" белән бергә М.В. Ломоносов исемендәге МДУның журналистика факультеты оештыра.
5 март көнне Лениногорск нефть техникумы базасында «гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия»дип аталган эре һөнәрләр һәм белгечлекләр төркеме укучыларының һөнәри осталык буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.
Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев билгеләп үткәнчә, инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханында катнашучылар саны ел саен арта бара.