4 мартта Бөгелмә төзелеш-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары катнашында «Инлюзив белем шартларында педагогның педагогик эшчәнлеккә әзерлеге» республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Казан федераль университетында 10 марттан 13 мартка кадәр I Казан халыкара лингвистика форумы узачак, анда Россия, Швеция, Финляндия, Италия, АКШ, Казахстан һәм башка илләрдән галимнәр катнашачак.
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ФИПИ) һәм Мәскәү белем бирү сыйфаты үзәге (МЦКО) февраль - март башында Россиянең 84 субъектыннан 1077 предмет комиссияләре рәисләре һәм аларның урынбасарлары өчен семинарлар уздырды.
Конкурста катнашырга төп программалар белән беррәттән җайлаштырылган белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы, инклюзив алымнар кулланучы белем бирү оешмалары чакырыла.
«Доброволец России – 2020» Бөтенроссия конкурсында катнашырга сигез яшьтән өлкәнрәк Россия Федерациясе гражданнары чакырыла.
2-3 мартта Н.В. Лемаев исемендәге Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды.
Татарстан башкаласында Росгвардиянең территориаль идарәсе хәрби хезмәткәрләре һәм Россия ВНГ Пермь хәрби институты курсантлары "Ватан нәрсәдән башлана" мәгълүмати-пропаганда акциясе кысаларында Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә Росгвардиядә хезмәт итү турында сөйләделәр.
Җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирүче мәктәпләр һәм аларның педагогик хезмәткәрләре «Мәктәп - сәламәтлек территориясе» IV Бөтенроссия конкурсында катнаша ала, ул Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырыла.
«Мәгариф» илкүләм проектының тормышка ашырыла башлануына бер ел тулды. Әлеге юнәлештә тулы көч белән катнашу өчен федераль бюджеттан Татарстанга да 20 млрд сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге проект кысаларында Татарстан мәгариф учаклары «Заман мәктәбе» федераль проектында катнаша. Алар арасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар белем алган 4нче интернат-мәктәбе дә бар.
Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр Пермь өлкәсеннән "Җиңүгә ихтыяр көче өчен" Кубогын алып кайтты. "Җиңүгә тигезләнү!" халыкара яшь патриотлар слётында РФнең 20 субъектыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән командалар катнашты.