ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2025 ел
сишәмбе

27 майда унберенче сыйныф укучылары өчен профильле дәрәҗәдәге математика һәм база дәрәҗәсендәге математика буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.


26
май, 2025 ел
дүшәмбе

Кайбер ата-аналар укытучыларга «хөрмәт белән» карамыйлар, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә кирәк.

Татарстанда беренче сыйныфка кабул итү өчен 32 гариза кергән,сынауга 16 бала кертелгән һәм 13 бала тестны тапшырган.

Җәйге каникуллар чорында Татарстанда 844 көндезге мәктәп яны лагерында 55 966 бала 21 көн, ә 7 көнлек көндезге 16 лагерьда 624 бала һәм 601 хезмәт һәм ял лагерында 11 316 балигъ булмаган балага ял оештыру планлаштырыла.

Уку елы тәмамланып килә. Төп нәтиҗәләрне билгеләп үтәсем килә.

Татарстанда да, Россиядәге кебек үк, чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру буенча кампания уза.

24 майда Казан мәктәпләрен тәмамлаган 8 меңнән артык кеше «Татнефть Арена» боз сараенда юбилей, 20 нче гомумшәһәр «Соңгы шалтырату»ында катнашты.

Укучыларның туган (рус булмаган) тел олимпиадасында катнашуы апрельдә үк башланган иде: ул вакытта алар дистанцион этап үттеләр.

23-24 майда “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы булды.

ТР Мәгариф һәм фән үсеше институтында “Россия укытучы-дефектологы” һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы финалы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International